Аны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов онлайн-режимда үткәрде.
2021 елның 11 маеннан 17 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның янгын куркынычы югары булуы көтелә (4 сыйныф).
Республикада татар телендәге элмә такталарда, юл күрсәткечләрендә хаталарны ачыклау буенча конкурс уза.
Бүген тыл хезмәтчәне Мухутдинова Зоя Ивановна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Чистай муниципаль районы хакимияте сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлый!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынаулары аша үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз һәм һәркем уртак Җиңүгә үз өлешен кертте. Бу тиңдәшсез батырлык гасырларда калачак һәм һәрвакыт патриотизм, әхлаклылык, бурычка тугрылык үрнәге булып хезмәт итәчәк. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләр телим. Юбилеегыз белән ихлас котлауларны һәм иң изге теләкләрне кабул итегез!
Хөрмәтле ветераннар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре!
Җиңү көне – халкыбызның каһарманлыгы, аның батырлыгы, сыгылмас ныклыгы, фидакарьлеге һәм какшамас рухы символына әверелгән бәйрәм. Күпме генә еллар узса да, без совет гаскәрләре фашизмны тар-мар иткән әлеге мөкатдәс датаны һәрвакыт истә тотачакбыз.
Җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды! Һәр гаиләнең диярлек үз геройлары бар, алар үз гомерләрен, сәламәтлеген халкыбызның иреге хакына биргәннәр. Үз көчен кызганмыйча, сугыш кырында һәм тылда Җиңү койган һәркем алдында баш иям.
Ветераннарыбызга нык сәламәтлек, озын гомер, күңел күтәренкелеге телим! Бәйрәм белән, кадерле якташларыбыз!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
2021 елның 10 маена 9 май 18 сәгатьтән 10 май 18 сәгатькә кадәр
Алмашынучан болытлы һава.
Күпчелек явым-төшемсез.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 3-8 метр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +11..+14˚.
Көндез максималь һава температурасы +25..+28˚.
2021 елның 9 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, көндез көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин
2021 елның 9 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, көндез көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 7 маенда көндез урыны белән көньяктан, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин
Чистай РҮХнең күчмә прививкалар ясау бригадасы Скарятин бакчасында эшләде.