Җиңү көне белән!

2021 елның 9 мае, якшәмбе

Хөрмәтле ветераннар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре!

Җиңү көне – халкыбызның каһарманлыгы, аның батырлыгы, сыгылмас ныклыгы, фидакарьлеге һәм какшамас рухы символына әверелгән бәйрәм. Күпме генә еллар узса да, без совет гаскәрләре фашизмны тар-мар иткән әлеге мөкатдәс датаны һәрвакыт истә тотачакбыз.

Җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды! Һәр гаиләнең диярлек үз геройлары бар, алар үз гомерләрен, сәламәтлеген халкыбызның иреге хакына биргәннәр. Үз көчен кызганмыйча, сугыш кырында һәм тылда Җиңү койган һәркем алдында баш иям.

Ветераннарыбызга нык сәламәтлек, озын гомер, күңел күтәренкелеге телим! Бәйрәм белән, кадерле якташларыбыз!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International