Чистайда күчмә прививка бригадасы эшли

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Чистай РҮХнең күчмә прививкалар ясау бригадасы Скарятин бакчасында эшләде.

Татарстан шәһәрләрендә яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен мобиль күчмә прививка бригадалары эшли. Медиклар предприятиеләргә, хезмәт коллективларына, сәүдә үзәкләренә чыгалар.

Бүген Чистай шәһәренең Скарятин бакчасында "Кызыл Пасха" шәһәр бәйрәме оештырылды",
"Чистай РҮХ" ДАССОның сырхауханәсе медикларының мобиль бригадасы барлык теләүчеләрне коронавирстан вакциналаштырды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, вакцинация алдыннан шәфкать туташы пациентның торышын тикшерә – кан басымын, тән температурасын һәм кан сатурациясен үлчи. Шулай ук пациенттан аллергия, хроник авырулар Бармы һәм авыру кеше белән элемтә бармы, дип сорый.

Күчмә акция кысаларында «ГАмКовидВак» («СпутникV») вакцинасының беренче компоненты ике кеше прививка ясады.

Исегезгә төшерәбез, «Спутник V» сәүдә маркасындагы «Гам-КОВИД –Вак» COVID-19га каршы ике компонентлы векторлы вакцинаны 2 этапта кертәләр. Башта пациент вакцинаның беренче фазасын ала, 21 көннән икенчесен кертәләр.

Язылу һәм вакцинацияне үткәрү мәсьәләләре буенча 8(84342)5-22-90 телефоны буенча «Чистай РҮХ» ДАССОның табиб-эпидемиологына яисә 8(84342)5-10-03 телефоны буенча баш табиб урынбасарына мөрәҗәгать итә аласыз.

Шалтыратулар эш көннәрендә 8:00 дән 17:00 гә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International