Чистайда "Росгвардиягә хезмәткә" агитация-агарту акциясе узды. Акция шәһәр халкына ведомстводан тыш сак хезмәтендә хезмәт итү мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү өчен оештырылды.
2025 елның 28 сентябреннән 7 октябренә кадәр Чистай муниципаль районы территориясендә урыны белән урманнарда янгын куркынычы югары (4 класс) сакланачак.
4 октябрьдә төнлә һәм иртән Чистай муниципаль районы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Чистай, Спас районнарындагы территориаль бүлеге 2025 елның 09 октябре. 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне»оештыра.
Ведомство буйсынуындагы тернәкләндерү үзәкләрендә медицина тернәкләндерүе һәм шифаханә-курорт дәвалануы буенча хезмәтләрне демобилизацияләнгән СВО катнашучылары 2025 елдан ала башлаган.
2025 елның 28 сентябреннән 7 октябренә кадәр Чистай муниципаль районы территориясендә урыны белән урманнарда янгын куркынычы югары (4 класс) сакланачак.
3 октябрьдә төнлә һәм иртән Чистай муниципаль районы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Явым - төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Прививкаларның Милли календаре төрле яшьтәге кешеләргә кагыла, әмма чынбарлыкта өлкән яшьтә ревакцинация белән эшләр балачак яшендәге кебек үк яхшы түгел. Күпчелек кеше балачакта ясалган прививкалар гомерлеккә җитәрлек дип ялгыш саный. Тормышның алтынчы унъеллыгыннан башлап, кешенең иммун системасы картаю белән бәйле үзгәрешләр кичерә. Бу үзгәрешләр өзлексез үсә, иммунитетны көчсезләндерә бара. Кешенең иммун җавабы көчсезрәк булган саен, аның йогышлы авыруларга сизгерлеге дә югарырак була.
2025 елның 28 сентябреннән 7 октябренә кадәр Чистай муниципаль районы территориясендә урыны белән урманнарда янгын куркынычы югары (4 класс) сакланачак.
2 октябрьдә төнлә һәм иртән Чистай муниципаль районы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.
Чистай муниципаль районы муниципалитетында чираттагы аппарат киңәшмәсен муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов үткәрде, анда өч төп мәсьәлә каралды: муниципаль районның туризм бүлеге эше, авыл хуҗалыгындагы эшләр торышы һәм оператив вәзгыять.
Әлеге көндә — мөнәсәбәтләр җылылыгы, йөрәкләр бердәмлеге, тирән хөрмәт һәм ихлас ярату. Әлеге бәйрәм — буыннар арасында ныклы элемтә, традицияләр һәм зирәклек дәвамчанлыгы. Бүген без үзебезнең әти-әниләребезгә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, барлык өлкәннәргә олы хөрмәт хисләре белән мөрәҗәгать итәбез. Аларның безнең тормышыбызда роле бәяләп бетергесез.
Лаеклы ялда булганнарны да, шулай ук өлкән яшьләренә карамастан, хезмәтләрен дәвам итүчеләрне дә ихлас күңелемнән котлыйм. Сез — безнең әхлакый кыйммәтләребезне һәм традицияләребезне саклаучылар, ышанычлы терәк, үз балаларыгыз, оныкларыгыз өчен акыллы остазлар. Сез районның иҗтимагый һәм мәдәни тормышына зур өлеш кертәсез, яшь буынны тәрбияләүдә актив катнашасыз.
Фидакарь хезмәтегез һәм туган җирегезгә булган ихлас тугрылыгыгыз өчен олы хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз. Чын күңелемнән сезгә ныклы сәламәтлек, оптимизм, көч-куәт, бәхетле озын гомер, якыннарыгызның яратуын һәм ихтирамын тоеп гомер кичерүегезне телим.
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Соңгы тәүлектә Чистайда җинаятьчеләр тарафыннан телефон шалтыратулар санының шактый артуы күзәтелә. Шалтыратучылар үзләрен "Таттелеком" компаниясе хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм телефон линиясенә хезмәт күрсәтүгә килешүнең гамәлдә булу вакыты тәмамлануы турында хәбәр итәләр. Шартнамәне озайту сылтавы белән мошенник паспорт мәгълүматларын һәм башка конфиденциаль мәгълүмат бирүне сорый.