2026 елның 7 гыйнварында иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- күрү мөмкинлеге 1000 метрга кадәр һәм аннан да азрак начарая барган буран;
-көчле кар, юеш кар;
- бозлавык;
- юлларда көчле бозлавык, кар көртләре.
Болытлы, төнлә аязучан.
Төнлә урыны белән бераз кар ява. Көндез кечкенә һәм уртача кар, юеш кар, урыны белән көчле; кайбер районнарда буран, бозлавык.
Җил көньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгышка күчеп, секундына 6-11 м, көндез урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -11..-14˚.
Көндез максималь температура -3..-7˚.
Юлларда бозлавык, көндез урыны белән көчле бозлавык һәм кар көртләре.