Чистай районы башлыгы Яңа ел белән котлый

2026 елның 1 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре-ул үзенчәлекле, бернәрсә белән дә чагыштырып булмый торган вакыт. Алар ихлас игелек, күңел җылысы, гаилә уңайлылыгы һәм, әлбәттә, иң кадерле теләкләрнең һичшиксез тормышка ашачагына якты ышаныч белән тулган. Ә Бөек Раштуа бәйрәме йөрәкләребезне тыныч шатлык белән тутыра, һәр йортка мәхәббәт, мәрхәмәт һәм яхшылык алып килә.

Яңа елны каршылаганда, без күңелебездән узып баручы ел битләрен ачабыз, иң изге һәм кыйммәтле әйберләрне хәтеребездә сакларга тырышабыз, аңа йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә өмет белән планнар корабыз.
Без махсус хәрби операциядә катнашучы, хәрби бурычларын намус һәм лаеклылык белән үтәүче якташларыбыз турында горурлык һәм дулкынлану белән уйлыйбыз. Һәм бу вакыт эчендә шәһәр һәм район халкы, предприятие һәм оешма коллективлары, берләшеп, безнең хәрбиләргә даими һәм саллы гуманитар ярдәм күрсәтәләр.

Узып баручы ел муниципаль берәмлегебез тормышындагы мөһим үзгәрешләр белән дә истә калачак. Яңа заманча производстволар эшли башлады, булган предприятиеләр продукция җитештерү күләмнәрен арттырдылар. Болар барысы да яңа эш урыннары булдыруга һәм икътисад үсешенә реаль өлеш кертте.
Елны безнең аграрийлар да лаеклы нәтиҗәләр белән тәмамлыйлар. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре бөртекле һәм яшелчә культураларыннан мул уңыш җыеп алдылар һәм үз эшчәнлекләренең яңа перспектив юнәлешләрен уңышлы башлап җибәрделәр.

Безнең районда мәгариф, мәдәният, спорт, туризм, яшьләр сәясәте кебек социаль өлкәләр дә актив үсә. Чистайлылар, республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге конкурсларда һәм ярышларда җиңеп, призлы урыннар яулап, кабат-кабат искиткеч нәтиҗәләр күрсәтәләр.

Без барлык милли проектларда актив катнашуыбызны дәвам итәбез. Районда яңа объектлар барлыкка килә, күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясала. Юлларны һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү эшләре алып барыла, шәһәр инженерлык коммуникацияләре яңартыла. «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында ишегаллары яңартыла. Болар барысы да, һичшиксез, төп максатка — һәр кешенең тормыш сыйфатын яхшыртуга эшли.

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International