ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

 20нче мартта таҗик мәдәнияте һәм ТАССР оешуның йөз еллыгы ае кысаларында таҗик орнаментлары гуашью белән кием рәсем ясау буенча мастер-класс узды, аны балалар сәнгать мәктәбенең гамәли композициясе укытучысы Наталья Зайцева үткәрде.


20
март, 2019 ел
чәршәмбе

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 21нче мартта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

21нче мартта дөньяда ел саен Дөньякүләм Даун синдромы булган кешеләр көне билгеләп үтелә - генетик аномалия нәтиҗәсендә барлыкка килә торган авыру, шул ук вакытта кеше организмында өстәмә хромосом барлыкка килә.

Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  “Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү  бүлегендә хезмәт күрсәтүдә торучы алкоголь бәйләменнән дәваланырга теләк белдергән хатын-кызлар белән 2019-2020 елларда Татарстан Республикасы күләмендә социаль ятимлекне профилактикалау буенча үткәрелүче “Аеклык ноктасы” проекты кысаларында түгәрәк өстәл утырышы оештырдылар.

20нче мартта " 1нче урта мәктәп» муниципаль белем бирү учреждениесе бинасында мәгариф өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча мәктәп директорлары белән киңәшмә узды. Киңәшмәне Башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары Ольга Купцова алып барды.

19нче мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы культураларын иминләштерү мәсьәләсе буенча эшче киңәшмә узды. Билгеләп үтик, агроиминләштерү куркыныч янаган игенчелек төбәкләре өчен аеруча мөһим, алар исәбенә республика да керә. Чәчүлекләрне иминиятләштерү авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә үз эшчәнлегендәге рискларны киметергә мөмкинлек бирә.

19нчы март көнне ветеринария академиясендә «карьера көне»узды. Чара югары уку йорты җитәкчелеге тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә махсус 4нче-5нче курс укучыларына оештырылган иде.. "Карьера көне» кысаларында студентлар республиканың гына түгел, башка төбәкләрнең дә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән очраштылар.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы химаясе астында эксперт эш төркеме 2025 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе атчылыгын үстерү стратегиясе проектын әзерләде. Проект илебез атчылыгын үстерү мәсьәләләрен системалы рәвештә хәл итүне, аны ресурслар һәм финанс белән тәэмин итүне күздә тота.

Агымдагы елның февраль аенда Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан торак урыннарга сату-алу буенча 5580 килешү (шуларның 1954 - Казанда), торак булмаган 713 (шуларның 378 – Казанда) һәм 2696 – җир кишәрлекләренә (шуларның 706 - Казанда) теркәлгән. 2019 елның ике аенда Татарстан Росреестры тарафыннан 16 839 сату-алу килешүе теркәлгән, шул исәптән Казанда 5 661.

Әгәр сезгә миграция законнарын бозу, Чистай районы территориясендә чит ил гражданнарының һәм гражданлыгы булмаган затларның законсыз тору, законсыз хезмәт эшчәнлеген башкару фактлары билгеле икән, 8(84342) 5-43-32 яки 02 ышаныч телефоннары буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз. Аноним булу гарантияләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International