Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы химаясе астында эксперт эш төркеме 2025 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе атчылыгын үстерү стратегиясе проектын әзерләде. Проект илебез атчылыгын үстерү мәсьәләләрен системалы рәвештә хәл итүне, аны ресурслар һәм финанс белән тәэмин итүне күздә тота.