19нчы март көнне ветеринария академиясендә «карьера көне»узды. Чара югары уку йорты җитәкчелеге тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә махсус 4нче-5нче курс укучыларына оештырылган иде.. "Карьера көне» кысаларында студентлар республиканың гына түгел, башка төбәкләрнең дә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән очраштылар.