Язгы каникулларның берсендә гаилә белән җыелу һәм кинога бару бик шәп. Бу бушлай булу икеләтә шәп. Чистай Яшьләр үзәгендә 27нче март көнне «Кинг Генри» фильмы күрсәтелде.
Ә сез параллель турыдан-туры кисешкән урында беләсезме? Ә Идел белән Кама кайда очраша? Чистайда инде күпләр бу сорауларга җавапларны белделәр!
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе өлешләп катнашу шартнамәләрен теркәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрде. Казанда гражданнарның сорауларына юридик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәү һәм өлешләп катнашу килешүләре бүлеге башлыгы Лилия Борһанова җавап бирде.
Сезне "Нәүрүз" бәйрәменә чакырабыз
Сыра һәрчак «классик старт эчемлеге» дип саналган, аның белән бөтен эчкечеләр башлаган. Ә яшүсмерләрдә эчкечелек өлкәннәрдән 3-4 тапкыр тизрәк формалаша һәм яман шеш сыман була.
22нче март көнне Балалар сәнгать мәктәбе базасында Чаллы мәдәният һәм сәнгать министрлыгының уку йортлары буенча республика методик үзәге, башкарма комитетның мәдәният Идарәсе тарафыннан оештырылган «Минем ягым – Татарстан» темасына багышланган балчык уенчыклары бәйрәме " дигән VIII Республика конкурс – күргәзмәсе нәтиҗәләре буенча бүләкләнде. Конкурс ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.
Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе чистайлыларга (юридик һәм физик затларга) юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны видеофиксацияләү җайланмалары белән теркәлгән Административ хокук бозулар турындагы карарларны электрон рәвештә җибәрүгә кушылырга тәкъдим итә.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 28нче мартта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә томан көтелә.
Бүген Чистайда Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, республика прокуроры урынбасары Юлия Наумова һәм Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Циома белән берлектә гражданнарны кабул иттеләр.
20нче-24нче март көннәрендә Казан шәһәренең "Гимнастика үзәгендә" спорт гимнастикасы буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Ярышларда Татарстанның гимнастик мәктәпләреннән 100дән артык спортчы катнашты.