Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Чистайда гражданнарны кабул итте

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Бүген Чистайда Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, республика прокуроры урынбасары Юлия Наумова һәм Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Циома белән берлектә гражданнарны кабул иттеләр.

Ренат Тимерҗанов гариза бирүчеләрне тыңлады һәм мөрәҗәгать итүчеләрнең барлык материалларын җентекләп карады. Чистайлыларга бу мәсьәләләрне хәл итү өчен җентекле аңлатмалар һәм киңәшләр бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International