20нче-24нче март көннәрендә Казан шәһәренең "Гимнастика үзәгендә" спорт гимнастикасы буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Ярышларда Татарстанның гимнастик мәктәпләреннән 100дән артык спортчы катнашты.
Безнең шәһәрне «Гимнаст» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары Симонов Никита, Петкинин Эдуард, Егоров Кирилл, Гусев Георгий (тренеры Шәрәфетдинов Фәрит Гамир улы) составында тәкъдим итте.