ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2019 ел
дүшәмбе

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 6нчы май кичендә, 2019нчы елның 7нче маенда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә 15-20 м/с кадәр тизлектә җилнең көчәюе белән яшен көтелә.

5нче майда Чистай шәһәренең Изге Ана иконасы хөрмәтенә гыйбадәтханә каршындагы мәйданда «Красная горка»пасхаль бәйрәме узды. Чарада Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан да булды.  Бәйрәм концерты башланыр алдыннан Татарстан митрополиясе башлыгы җыелучыларга сүз белән мөрәҗәгать итте.

М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

2019нчы елның 6нчы маеннан Чистай районы авыл муниципаль җирлекләрендә физик затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздыру графигы нигезендә инструменталь контроль чараларын кулланып техник карап чыгу уздырыла.

2нче май көнне Яүширмә авыл мәдәният йортында Чистай районы артистларының «Бер күрешү – үзе бер гомер»концерт программасы булды.

9 май көнне сәгать 10да Үзәк мәйданда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митинг узачак. Колонналар төзелеше сәгать 9да башланачак. Чистайлыларны катнашырга чакырабыз.

9нчы май көнне сәгать 10да Үзәк мәйданда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митинг узачак. Колонналар төзелеше сәгать 9да башланачак. Чистайлыларны катнашырга чакырабыз.

Җиңүнең 74-нче еллыгы алдыннан мәдәният учреждениеләре белгечләре тарафыннан "Георгий тасмасы - 2019" бик мөһим һәм кирәкле акциясе оештырылды.

Йолдыз авылы мәдәният йортында Беренче Май бәйрәменә багышланган концерт программасы булып узды.

Югары авыл клубында " Могҗизалар кыры" дигән интеллектуаль уен узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International