М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Республика ветераннарын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
Чарага Чистай муниципаль районының сугыш һәм хәрби хәрәкәт ветераннары, ТР Хәрби комиссариатының Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча бүлеге башлыгы Андрей Пичушкин, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чистай муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Гүзәл Каюмова һәм Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов чакырылган иде.