Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Чистайның «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар интернат-йорты карамагындагылар өчен истәлекле экскурсия оештырылды. Учреждение психологы Марина Чапалова белән берлектә өлкәннәр һәм инвалидлар Скарятин бакчасында урнашкан «Боевая слава — Защитникам Отечества» почмагында булдылар.
Экскурсия барышында катнашучылар Бөек Ватан сугышы чоры хәрби техникасы экспозициясе белән таныштылар һәм мемориаль такталарда исемнәре мәңгеләштерелгән герой-якташларын искә алдылар. Төньяк-Көнбатыш фронтының сугыш хәрәкәтләре тарихына аерым игътибар бирелде.
"Тарихи дөреслекне саклау һәм ата — бабаларыбыз батырлыгына хөрмәт-ул безне барыбызны да берләштерә. Безнең йортта яшәүчеләр өчен мондый сәяхәтләр — йөреп чыгу гына түгел, ә җиңүчеләр буынына рәхмәт белдерү һәм илебезнең Бөек тарихына кагылышлы булу мөмкинлеге», — дип билгеләделәр оештыручылар.