Авыл җирлекләрендә техник күзәтү

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

2019нчы елның 6нчы маеннан Чистай районы авыл муниципаль җирлекләрендә физик затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздыру графигы нигезендә инструменталь контроль чараларын кулланып техник карап чыгу уздырыла.

Татарстан территориясендә.Сарсаз, Иске Роман, Каргалы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы бүлеге башлыгы Сергей Дудин авыл халкының шәхси кулланыштагы авыл хуҗалыгы техникасына һәм тагылмаларына техник карау уздырды.

Техник карау барышында үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү, тракторчы-машинистларны укыту ,таныклыклар алу һәм үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына категория ачу буенча сораулар бирелде.  Дәүләт техник күзәтчелек эше буенча шикаятьләр һәм гаризалар килмәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International