«Алдагы бер генә ел да элеккегегә охшамаган иде, быел урып-җыю вакытында көзге, яңгырлы һава торышы белән бәйле проблемалар булды. Әмма, шуңа да карамастан, сезнең ярдәм белән уңышның күләме һәм сыйфаты бер дә кимемәде! Бу, чыннан да, бик авыр һәм ел буе хезмәт! - бәйрәм кунакларына Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов мөрәҗәгать итте,-бездә 80нән артык фермер хуҗалыгы бар, аларның эшчәнлеге белән без горурланабыз! Быел безнең район халкы 30 миллион сумлык 15 грант отты. Әлеге грантларда катнашуыгыз һәм аларда җиңү яулавыгыз өчен рәхмәт сезгә!»
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарындагы территориаль бүлеге кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан 2019 елның 23 октябреннән 6 ноябренә кадәр җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре һәм яраклылык сроклары буенча «кайнар линия» үткәрелүе турында хәбәр итә.
2019 елның 24 октябрендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре никахлашу сарае базасында "3нчеГимназия" муниципаль бюджет гомуми белеем бирү учреждениесе укучылары белән гаилә нигезләре дәресе үткәрделәр.
Гражданнарның конституцион хокукларын яклау эшен активлаштыру максатларында 30.10.2019 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Чистай районара тикшерү бүлеге бинасында (Чистай шәһәре, К.Маркс ур., 87 йорт) Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Чистай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы юстиция капитаны Артур Таһир улы Ситдыйков Россия Тикшерү комитеты органнары компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итәчәк.
ТАССРның 100 еллык юбилеен бәйрәм итү һәм ел саен уздырыла торган «Туган як» республика акциясен тормышка ашыру алдыннан Чистай «Юлдаш «өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты» социаль хезмәт алучылар Туган як буйлап сәяхәт итүләрен дәвам итәләр.
2019 елның 1 гыйнварыннан үзмәшгуль халыкка салым салу турында закон үз көченә керде. Закон эксперимент булып тора, 2028 ел ахырына кадәр гамәлдә була һәм Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Калуга өлкәсе һәм Татарстан Республикасы кебек Россия төбәкләре территорияләрендә тарала.
7 октябрьдә кизү частена Чистайда яшәүче 42 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән,аның өеннән берсе алтын кулонлы алтын чылбыр урлаган.
Бер бокал шәраб та, бер шешә сыра да озак киеренке атнадан соң ял итү өчен идеаль ысул булып тоелырга мөмкин яки аерым вакыйганы билгеләп үтәргә. Тик үсеп килүче организм өчен алкоголь үсештәге кайбер ярыклар бирә.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 25 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарында территориаль бүлеге хәбәр итә: 2019 елның 23 октябренә Чистай районы территориясендә гриппка каршы 19 меңнән артык кеше, ягъни халык саныннан 27% прививка ясатылган. 2018 елда прививка кампаниясендә 343 кешегә яисә халыкның 48,3% ка прививка ясатылган, бу грипп белән авыручыларның эпидемия күтәрелеше интенсивлыгын киметергә мөмкинлек биргән.