Көзге кыр эшләре тәмамланганнан соң, гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан «Чистай» мәдәни-күңел ачу үзәгенең банк залында районның иң яхшы АПК хезмәткәрләрен котладылар

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

«Алдагы бер генә ел да элеккегегә охшамаган иде, быел урып-җыю вакытында көзге, яңгырлы һава торышы белән бәйле проблемалар булды. Әмма, шуңа да карамастан, сезнең ярдәм белән уңышның күләме һәм сыйфаты бер дә кимемәде! Бу, чыннан да, бик авыр һәм ел буе хезмәт! - бәйрәм кунакларына Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов мөрәҗәгать итте,-бездә 80нән артык фермер хуҗалыгы бар, аларның эшчәнлеге белән без горурланабыз! Быел безнең район халкы 30 миллион сумлык 15 грант отты. Әлеге грантларда катнашуыгыз һәм аларда җиңү яулавыгыз өчен рәхмәт сезгә!»

Ул шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына рәхмәт белдерде, алар ярдәмендә безнең район фермерлары югары нәтиҗәләргә ирешә алалар. Алдынгыларны котларга Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов килде. Ул механизаторларга техниканы вакытында карау кирәклеген искәртте һәм барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады.

Авыл хуҗалыгы алдынгыларына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары, Чистай муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, Чистай муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүләкләре тапшырылды. Бәйрәмдә шулай ук авыл хуҗалыгы ветераннарын да хөрмәтләделәр.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International