ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2020 елга пландагы ремонт эшләре графигы нигезендә, Олы Полянка торак пунктында радиотеатрда 2020 елның 19 октябрендә, аналоглы («ТНВ» ТРК АҖ) һәм цифрлы телевидение һәм радиотапшырулар программаларын тапшыруны туктатып торып, 2.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр планлы ремонт-профилактика эшләре башкарылачак.

2020 елның 6 октябренә 5 октябрь 18 сәгатьтән 6 октябрь 18 сәгатькә кадәр

Алмашынучан болытлы һава.

Явым-төшемсез.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә 0..-2˚,

көндез максималь һава температурасы +12..+14˚.

Район газетасына өйдән чыкмыйча гына язылырга мөмкин.

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре һәр тапкыр яңа туган сабыйны теркәп, күп балалы гаиләне котларга һәм билгеләп үтәргә бик шат. Чөнки мондый гаилә безнең ярдәмгә һәм аңга мохтаҗ.

Октябрьнең беренче көнендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ункөнлек старт алды.

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы хәбәр итә: 2020 елның 6 октябрендә 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр ТР, Чистай шәһәре, Бебель урамы, 129, 5 нче кабинет адресы буенча ата-аналары алимент түләүдән качкан балигъ булмаган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан гражданнарны кабул итү оештырыла.

Хөрмәтле укытучылар, ветераннар һәм педагогика хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез-Укытучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Һәрвакытта да укытучы һөнәре иң мөһим һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе санала. Чөнки нәкъ менә педагог балаларга кирәкле белемнәрне тапшыра, аларга Хезмәткә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияли, кешенең шәхесен формалаштыра, шул рәвешле аның киләчәгенә нигез сала.
Чистай муниципаль районының белем бирү учреждениеләрендә зур интеллектуаль потенциал тупланган. Биредә үз эшләренең осталары эшли. Сез Россия педагогикасының традицияләренә тугры булуыгызны һәм уку процессына инновацион эшләнмәләрне кертеп, заман белән бергә атларга омтылуны оста итеп яраштырасыз. Сезнең эшнең сыйфаты шик тудырмый. Җиңүләребез, балаларыбыз – сезнең тәрбияләнүчеләрегез, укучыларыбызның уңышлары шуның ачык бер дәлиле.
Чистайлыларның бер генә буынын тәрбияләү һәм белем бирүгә зур өлеш керткән, үз тәҗрибәләрен һәм белемнәрен бүгенге педагогларга - бу иҗади һөнәрнең лаеклы дәвамчыларына тапшырган тармак ветераннары аерым рәхмәткә лаек.
Кадерле укытучылар! Бу бәйрәм көнендә сезнең зур хезмәтегез, балаларга кайгыртучан һәм игътибарлы мөнәсәбәтегез, аларның талантларын һәм сәләтләрен ачарга омтылуыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет һәм педагогик эшчәнлегегездә уңышлар телим! Эш сезгә шатлык һәм канәгатьлек китерсен, ә укучылар Сезгә ихлас рәхмәт белән җавап бирсен!

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов катнашты.


4
октябрь, 2020 ел
якшәмбе

2020 елның 5 октябренә 4 октябрь 18 сәгатьтән 5 октябрь 18 сәгатькә кадәр

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 5 октябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.


1
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов мәктәп территориясендә яңа спорт мәйданчыгын ачты.
"Шәп мәйданчык! Хәзер баскетбол уйнарбыз!"- диләр мәктәп укучылары.

Ел саен гражданнар үз милкендә булган милек, транспорт, милек һәм җир салымнарын түли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International