"Менә дигән вакыт бар»

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Октябрьнең беренче көнендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ункөнлек старт алды.

1 октябрьдә актлар залында "Чистай картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең бәйрәм концертына социаль хезмәт алучылар җыелды.

Бәйрәмне директор урынбасары Рөстәм Нуретдинов ачты. Ул барлык катнашучыларны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады, бу көннең ветераннар өчен, бөтен җәмгыять өчен әһәмиятле булуын билгеләп үтте. Бәяләп бетергесез хезмәте, өлкән кешеләрнең рух көче өчен рәхмәт белдерде. Барысына да нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, озын гомер теләде.

«Юлдаш» интернат-йорты хезмәткәрләренең үзешчән иҗат коллективы концерт программасы оештырдылар.

Чистай медицина училищесы студентлары-волонтерлары өлкәннәр өчен бәйрәм вакытында экранда күрсәтелгән дулкынландыргыч видеоотлаулар әзерләделәр.

Чистай "Медиклар йорты" микрорайонының 3 нче ТОС җитәкчесе Валерий Ваганов Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә котлау һәм азык-төлек җыелмалары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International