ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2021 ел
җомга

Россия Хезмәт министрлыгы хезмәт кенәгәләренең формасын, алып бару һәм саклау тәртибен үзгәртте. Россия Хезмәт министрлыгының 2021 елның 19 маендагы 320Н номерлы тиешле боерыгы (алга таба – 320Н номерлы Боерык) 1 июньдә Россия Юстиция Министрлыгында теркәлде. Үзгәрешләр 2021 елның 1 сентябреннән үз көченә керә һәм 2027 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.

2021 елның 27 августыннан 3 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы (4 сыйныф) һәм урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) сакланачак.

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 28 августында көндез урыны белән төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Кичә алкоголь кулланган автомобиль йөртүчене машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр.

Узган чәршәмбедә, 26 августта, «Юлдаш» Чистай шәһәре  өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында булдылар. Әлеге тарихи урын 1969 елдан башлап урта гасыр мөселман төзелеш сәнгате ядкәре булып тора.  Хәйрия сәфәрен Татарстан Республикасының «Интеграция» инвалидлар төбәк оешмасы оештырды.

2021 нче елның 26 нчы августында Чистай муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.

Шәһәр прокуратурасы тарафыннан муниципаль район халкын дару препаратлары белән тәэмин итү өлкәсендәге законнар таләпләрен үтәүне тикшерү барышында фармацевтика базарында катнашучы эшчәнлегендә хокук бозулар ачыкланды.

Төзекләндерү эшләре 2023 елда башланачак.


26
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 26 августында Татарстан Республикасы Көнен, Чистай шәһәренең 240 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Чистай Никахлашу сарае махсус кунаклар – 14 яше тулган Россиянең яшь гражданнары, шулай ук аларның әти-әниләре, әби – бабалары өчен ишекләрен ачты-Россия Федерациясе гражданнарына паспортлар тапшыру.

2020 елның 1 мартыннан 1 октябренә кадәр Россиядә коронавирус таралуга бәйле рәвештә кертелгән гражданны инвалид дип тану вакытлыча тәртибе кулланыла. Аларга элек билгеләнгән инвалидлыкны алдагы 6 айга автомат рәвештә озайту, шулай ук инвалидлыкны беренче тапкыр читтән торып билгеләү максатларында гражданнарга медик-социаль экспертиза үткәрү (шәхси катнашыннан башка) каралган.

Россиянең 15 төбәгендә мобилизация резервын тулы масштаблы формалаштыруга керештеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International