Үз яр буе булачак: Чистай Бөтенроссия конкурсы Грантын отты

2021 елның 27 августы, җомга

Төзекләндерү эшләре 2023 елда башланачак.

Кама елгасының яр буен төзекләндерү проекты кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды.

Берничә ай дәвамында Казан архитекторлары яр буен төзекләндерү проектын булдыру өстендә эшләделәр. Белгечләр иҗтимагый тыңлаулар, халык белән очрашулар, фокус-төркемнәр оештырдылар. Халык арасында социаль сораштырулар үткәрелде.

Әлеге очрашуларның, фикер алышуларның нәтиҗәләре проектның нигезенә ятты. Аны кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсына тәкъдим иттеләр. Проект та җиңүче булды.

Чистай яр буен төзекләндерү өчен акча алачак. Төзекләндерү эшләре 2023 елда башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International