2022 елның 17 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., 61) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, «Россия Федерациясе социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе» ДУ, «Татарстан Республикасы буенча медик-социаль экспертизаның төп бюросы» ФКУ Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре гражданнарны кабул итә.
2022 елның 7 маенда "Татнефть Олимп" стадионында футбол сезоны ачылды.
2022 елның 12 маенда иртән һәм көндез Татарстан территориясендә яшенле яңгыр һәм көчле җил 15-20 м/с тизлектә көтелә.
«Татарстан Республикасы ЧМР КДУның үзәкләштерелгән системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең «Ялкын» агитбригадасы Чистай муниципаль районы ветераннарын Бөек Җиңүнең 77 еллыгы белән котлады.
Чистайда яшәүче хатын «Телеграмма канала» группасында була, анда «айфоннар кемнән сорагыз» дигән хәбәр килә.
“Юлдаш” Чистай интернат-йортында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Бычков Владимир Иванович яши.
Хөрмәтле чистайлылар һәм шәһәр кунаклары!
Уяу булыгыз!
- Шартлагыч матдәләр, җайланмалар һәм шикле предметлар табылгач, хезмәтләргә кичекмәстән ышаныч телефоннары буенча мөрәҗәгать итегез:
- ТР буенча Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Чистай шәһәрендәге бүлеге 5-20-25,
- Чистай шәһәре һәм Чистай районы буенча эчке эшләр бүлекчәсе: 5-43-32, 5-20-97,
- Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чистай районы буенча идарәсе - 5-25-94
Финанс оешмалары белән бәхәсләр туганда хокукларны һәм законлы мәнфәгатьләрне яклау
Җиңүнең 77 еллыгына багышланган парадта меңләгән чистайлылар катнашты.
9 Май – ил тарихында мөкатдәс дата.
Бу көннәрдә без батырлар буынын – ныклыклары дәһшәтле сугышта җиңү яуларга, илебезне хәрабәләрдән торгызыра ярдәм иткән ветеран-фронтовикларны һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез. Без бүгенге көндә арабызда булмаганнарны, кырык бишенче елда гомерләре, сәламәтлекләре бәрабәренә Җиңү яулаганнарны мәңге истә тотачакбыз. Сугыш барысына да кагылды, һәр гаиләнең үз геройлары бар. Сугышта катнашучылар сафы, ни кызганыч, көннән-көн сирәгәя бара.
Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, хәрби һәм хезмәт батырлыгы күрсәткәнегез өчен сезнең алда баш иябез. Якынлашып килүче бөек бәйрәм белән! Сезнең көннәрегез күңел тынычлыгы, аралашу шатлыгы белән тулып торсын, якыннарыгызның кайгыртуын тоеп үтсен! Күңелегез белән картаймагыз, кадерле ветераннарыбыз!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы