9 Май – ил тарихында мөкатдәс дата.
Бу көннәрдә без батырлар буынын – ныклыклары дәһшәтле сугышта җиңү яуларга, илебезне хәрабәләрдән торгызыра ярдәм иткән ветеран-фронтовикларны һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез. Без бүгенге көндә арабызда булмаганнарны, кырык бишенче елда гомерләре, сәламәтлекләре бәрабәренә Җиңү яулаганнарны мәңге истә тотачакбыз. Сугыш барысына да кагылды, һәр гаиләнең үз геройлары бар. Сугышта катнашучылар сафы, ни кызганыч, көннән-көн сирәгәя бара.
Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, хәрби һәм хезмәт батырлыгы күрсәткәнегез өчен сезнең алда баш иябез. Якынлашып килүче бөек бәйрәм белән! Сезнең көннәрегез күңел тынычлыгы, аралашу шатлыгы белән тулып торсын, якыннарыгызның кайгыртуын тоеп үтсен! Күңелегез белән картаймагыз, кадерле ветераннарыбыз!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы