Гражданнарны уртак кабул итү!

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

2022 елның 17 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., 61) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, «Россия Федерациясе социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе» ДУ, «Татарстан Республикасы буенча медик-социаль экспертизаның төп бюросы» ФКУ Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре гражданнарны кабул итә.

Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең үз сорауларын «Skype» программасы аша республиканың муниципаль берәмлекләрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләренә турыдан-туры тоташу юлы белән бирү мөмкинлеге булачак.

Медицина мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International