Бу сорау күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча Бөтенроссия кайнар линиясен уздыру вакытында иң еш бирелә торган сорауларның берсе булды. Татарстан Росреестрына өч сәгать эчендә телефон аша консультациягә 50 дән артык татарстанлы мөрәҗәгать итте. Татарстан Росреестры экспертлары җавап биргән кайбер сораулар-безнең традицион сайлап алуда.
Акцияне «Мәдәни стратегияләр һәм проект идарәсе үзәге» ФБУК һәм «Россия мәдәният фонды» ОГО оештыра.
Моннан 34 ел элек совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылды.
Шул вакыттан башлап без бу көнне сугышчы-интернационалистларны искә алабыз. «Кайнар нокталар»да булып, үз бурычларын намус белән үтәүче һәм биргән антларына гомергә тугры калучы ветераннарыбыз белән без чын күңелдән горурланабыз. Сугышчан конфликтларны җайга салуда күрсәткән батырлыклары белән алар Бөек Ватан сугышында фашистларны җиңгән әтиләре һәм бабалары батырлыгына лаеклы булуларын күрсәттеләр.
Күп әфганлы-сугышчыларыбыз әле дә сафта, яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүдә үзләреннән өлеш кертәләр, армиянең авторитетын саклыйлар, хәрби хезмәтнең дәрәҗәсен күтәрәләр.
Аларның барысына да ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, илебез чәчәк атсын өчен куйган хезмәтләрендә уңышлар телим. Үткәннәрне барлап, тарихның яңа сабакларын истә тотып, без интернациональ батырлыкларны югары бәялибез Ватанын саклаганда гомерләрен дә кызганмаган һәр солдатны истә тотабыз!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы.
Чистай районында район Советының йомгаклау утырышы булды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе киңәшчесе Владимир Козонков катнашты.
Бүген Татарстан Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин Чистайда булды.
2023 елның 15 февралендә 14.00 дән 16.00 гә кадәр үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм Идарәнең 12 территориаль бүлегендә эшкуарлар өчен «бердәм Ачык ишекләр көне» оештыра.
Гражданнарның конституциячел хокукларын яклау эшен активлаштыру максатларында 15.02.2023 11:00 сәгатьтә Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Чистай районара тикшерү бүлеге бинасында: Чистай шәһәре, К.Маркс урамы, 87 нче йорт Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары, юстиция полковнигы Марсель Саримович Дулкарнаев Россия Тикшерү комитеты компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итәчәк.
8 февральдә “Юлдаш” балалар бакчасы һәм өлкәннәр өчен Чистай йорт-интернатында хезмәт коллективы Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова белән очрашты.
2023 елның 11 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән күз күреме 1-2 км начарланган буран һәм көчле җил 16 м/с кадәр көтелә.
Бүген ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Чистай муниципаль районында булды. Ул 2023 елның урман культуралары һәм янгын куркынычы сезоннарына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.