Бүген Татарстан Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин Чистайда булды.
Район башлыгы Дмитрий Иванов озатуында ул "Бетар" предприятиесендә булды.
Компания директоры Антон Зайцев сирәкләндерү инструментлары, станоклар төзү өлкәсендәге фирма эшчәнлеге турында сөйләде, киләчәккә планнары һәм җитештерүне үстерүдәге төп бурычлары белән уртаклашты.
Рөстәм Нигъмәтуллин һәм башка кунаклар производство һәм җиһазлар эшләү үзәгендә, шулай ук предприятиенең төп корпусында булдылар.