15 февраль – Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Моннан 34 ел элек совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылды.

Шул вакыттан башлап без бу көнне сугышчы-интернационалистларны искә алабыз. «Кайнар нокталар»да булып, үз бурычларын намус белән үтәүче һәм биргән антларына гомергә тугры калучы ветераннарыбыз белән без чын күңелдән горурланабыз. Сугышчан конфликтларны җайга салуда күрсәткән батырлыклары белән алар Бөек Ватан сугышында фашистларны җиңгән әтиләре һәм бабалары батырлыгына лаеклы булуларын күрсәттеләр.

Күп әфганлы-сугышчыларыбыз әле дә сафта, яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүдә үзләреннән өлеш кертәләр, армиянең авторитетын саклыйлар, хәрби хезмәтнең дәрәҗәсен күтәрәләр.

Аларның барысына да ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, илебез чәчәк атсын өчен куйган хезмәтләрендә уңышлар телим. Үткәннәрне барлап, тарихның яңа сабакларын истә тотып, без интернациональ батырлыкларны югары бәялибез Ватанын саклаганда гомерләрен дә кызганмаган һәр солдатны истә тотабыз!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International