Анда шәһәр архитектурасында нинди үзгәрешләр булачагы турында фикер алыштылар
Утырыш башлык Дмитрий Иванов рәислегендә узды. Анда 5 актуаль мәсьәлә буенча фикер алыштылар.
Районның Генераль планына үзгәрешләр кертү турында Башкарма комитетның Архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы Андрей Шумилов сөйләде.
- Шәһәрнең төньяк-көнчыгыш районында күп фатирлы торак йортлар төзү планлаштырыла. Ә балалар һәм яшьләрнең актив ялы өчен «Каенкай» лагере территориясен Урман фонды җирләреннән торак пункт җирләренә күчерү планлаштырыла. Мондый үзгәрешләр «Юлдаш» картлар йортына һәм 2олковский, 20 адресы буенча урнашкан күп фатирлы торак йортка кагылачак. Бу территорияләрне без шулай ук муниципаль милеккә кертергә җыенабыз. Искәртеп узасым килә, пристань урманында чаңгы стадионы һәм Җиңү паркы урнаштыру планлаштырыла, – диде нотыкчы.
Шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов территориаль иҗтимагый үзидарәләр Уставындагы үзгәрешләр, шулай ук аларны оештыру тәртибе турында сөйләде.
- ТИҮ җитәкчеләре республикадан килгән грант һәм иганә акчалары белән тулысынча файдалана алалар. ТИҮ ябылган очракта, бөтен мөлкәт шәһәр Башкарма комитетына тапшырыла.
Михаил Иванович шулай ук муниципаль хезмәткәрләрнең вазыйфаи окладлары күләмен билгеләү турында да сөйләде.