Чистай яр буендагы паркта Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов һәм район башлыгы Дмитрий Иванов пирамидаль тополь утырттылар.

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чара "урманнарны саклау" федераль проектының "Экология"милли проектының максатларына туры килә.

Татарстанда масштаблы «Урманны саклыйк»Бөтенроссия акциясе узды.

Табигатьне саклау кампаниясе кысаларында барлыгы 2 миллионга якын яшь агач утыртылган. Акциягә 20 меңнән артык кеше катнашты. Безнең шәһәрдә акцияне «Кама»яр буенда уздырдылар. Анда 30 пирамидаль тирәк утыртканнар.

Яшь агачларны утыртуда Чистайга эш сәфәре белән килгән РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов һәм район башлыгы Дмитрий Иванов, шулай ук шәһәр һәм район Советлары һәм башкарма комитетлары хезмәткәрләре катнашты.

Аларга яр буенда йөрүче туристлар — Марий Эл Республикасыннан килгән гаилә дә шатланып кушылды.

Исегезгә төшерәбез, «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясен Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, «Хәтер бакчасы» АКО һәм «Экосистема»ВЭОД оештыра. Аның максаты-70 млн. агач утырту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International