Чистай муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе һәм оператив төркеменең чираттан тыш утырышы булды.

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Утырышны Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов үткәрде.

Комиссиянең чираттан тыш утырышында Татарстанда БРИКС илләре саммитын уздыру чорында куркынычсызлык тематикасы турында фикер алыштылар.

БРИКС илләре саммитына әзерлек һәм аны уздыру чорында террорчылык һөҗүмнәренең потенциаль объектлары иминлеген тәэмин итү турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча оператив эш бүлеге начальнигы урынбасары Әхмәтҗанов Җәмил Ришат улы сөйләде.

Теманы РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсенең 2 бүлеге начальнигы Нәҗмиев Рамил Мәҗит улы дәвам итте. Ул билгеләп үткәнчә, бу чорда куркынычсызлыкны көчәйтү буенча берничә чараны планлаштырырга һәм үткәрергә кирәк. Шулай ук шикле затларга карата гражданнарның уяулыгын арттыру мәсьәләсе буенча халык белән аңлату эшен оештырырга.

«Экспресс» ҖЧҖ директоры урынбасары Сабиров Наил Вильевич террорчылыктан саклануның торышы һәм транспорт объектларына террорчылык янауларын булдырмау буенча өстәмә чаралар турында сөйләде.

"Аерым игътибар" категориясендәге затлар белән профилактик эшнең торышы һәм камилләштерү чаралары, анда психологларның, идеологларның һәм теологларның катнашуы турында ведомствоара төркем җитәкчесе Ксенофонтов Михаил Иванович доклад белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International