Коррупция-җәмгыятьнең социаль-икътисадый үсешен какшата торган күренеш. «Коррупция» төшенчәсе «коррупциягә каршы тору турында»2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законда бар.
Коррупция гамәлләренә түбәндәге җинаятьләр керә: хезмәт урыныннан явызларча файдалану, ришвәт бирү, ришвәт алу, вәкаләтләрдән явызларча файдалану, шулай ук «коррупция»төшенчәсенә керә торган башка гамәлләр.
Россия Федерациясе законнары нигезендә коррупциячел хокук бозулар кылган өчен гражданнар җинаять, административ һәм дисциплинар җаваплылык тоталар.
Федераль дәүләт хакимияте органнары, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары үз вәкаләтләре чикләрендә коррупциягә каршы көрәш алып баралар. Чөнки коррупциягә каршы көрәш коррупцион хокук бозулар кылган өчен эзәрлекләүгә юнәлдерелгән хокукый чаралар кулланудан гына түгел, ә гражданнарның хокук аңын күтәрүдән, коррупциягә каршы үз-үзеңне тоту стандартларын популярлаштырудан гыйбарәт.
Коррупциягә каршы тору нигезләре факттагы контрольгә һәм җәзага гына түгел, ә коррупцияне булдырмауга да юнәлдерелгән алымның системалылыгында. Коррупциягә каршы көрәштә барлык гражданнарны бу эшкә җәлеп итеп кенә реаль нәтиҗәләргә ирешеп була. Шуңа күрә һәркем коррупция турында кая хәбәр итәргә икәнен белергә тиеш.
Телдән яки язма гариза белән якындагы полиция бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук прокуратурага гариза бирергә мөмкин.
Моннан тыш, һәр оешманың стендларында коррупциягә каршы торуны хокукый тәэмин итү мәсьәләләре буенча мәгълүмат, шулай ук гражданнарның коррупция юнәлешендәге мөрәҗәгатьләре өчен «ышаныч телефоны» һәм «ышаныч яҗәсе» нең эше турында мәгълүмат урнаштырыла.