Куллану күләме буенча төп азык-төлек продукты сыйфатында дөньяда эчәргә яраклы сулар торган саен киңрәк тарала бара.
Пакетланган су уңайлы органолептик үзлекләре булган кеше куллану өчен куркынычсыз булырга тиеш. Пакетланган суда коралсыз күз белән күренгән төрле кушылмалар, өске пленка һәм утырым булу рөхсәт ителми.
Пакетланган су гигиена таләпләренә туры килергә тиеш, аны агызганда, транспортировкалаганда, саклаганда да, шулай ук сатуның рөхсәт ителгән срогы дәвамында да.
Төргәкләнгән суның иминлеге химик һәм тоз составлары күрсәткечләренә, микробиологик, радиологик, токсикологик күрсәткечләргә, җитештерүгә, кулланучылар төргәгенә (савытына) һәм маркировкалауга, кулланучылар өчен мәгълүматка карата таләпләр җыелмасы белән тәэмин ителә.
Роспотребнадзор идарәсенең Чистай ТО эчә торган су сатып алганда тарага игътибар итәргә киңәш итә. Һәр сыйфатлы су шешәсе герметик рәвештә ябык, этикеткасы тигез ябыштырылган, җыерчыкланмаган булырга тиеш. Этикеткага штрих-код салу мәҗбүри, бу җитештерүче турында күрсәтелгән белешмәләрнең дөреслеген тиз арада тикшерергә мөмкинлек бирә.
Партиянең чыгарылу датасы һәм номеры машина (типография) ысулы белән язылырга тиеш.
Этикеткада түбәндәге мәгълүмат күрсәтелергә тиеш:
- исем;
- күләм;
- әзерләү (агызу)датасы;
- яраклылык вакыты;
- химик состав һәм минеральләшү;
- төргәкне ачканчы һәм ачканнан соң саклау шартлары;
- азык - төлек продукциясе җитештерүченең исеме һәм урнашу урыны яисә шәхси эшкуарның-азык-төлек продукциясе җитештерүченең фамилиясе, исеме, атасының исеме һәм урнашу урыны.
Скважинаның номеры яки чыганакның исеме, аның урнашу урыны.
Шешәләргә салынган эчә торган су туры кояш нурлары астында, җылыту приборлары янында сакланырга тиеш түгел. Өй шартларында су сибү системаларын (кулерлар, насослар) кулланганда, шуны истә тотыгыз: бу җайланмалар юылырга һәм эшкәртелергә (дезинфекцияләнергә) тиеш.
Сыйфатлы су кулланыгыз һәм сәламәт булыгыз!