16 гыйнварда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 м/с тизлектәге көчле җил (Казан шәһәрендә дә - 15 м/с кадәр), 1-2 км га кадәр күз күреме начараеп буран, бозлавык көтелә.
Аязучан болытлы һава.
Төнлә бераз кар, урыны белән буран. Көндез явым-төшем юк.
Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба 6-11 м/с, төнлә һәм иртән урыны белән 15-17 м/с тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы һәм көндез һаваның максималь температурасы -7..-10˚,
төнлә аязганда -12 кадәр.
Юлларда бозлавык.