Чистай муниципаль районының эчке финанс контроле хезмәте шәһәрнең муниципаль казна учреждениеләренең берсендә бюджет акчаларын мошенникларча үзләштерүне ачыклаган.
Фигурантлар биләгән вазифаларыннан азат ителәләр.
Бу вакыйганың барлык шартларын ачыклау, гаеплеләрне билгеләү һәм аларны җаваплылыкка тарту максатларында, әлеге МКУНЫ оештыручы вәкаләтләренә туры китереп, материаллар хокук саклау органнарына җибәрелде һәм әлеге муниципаль казна учреждениесенең агымдагы елның узган чорына һәм алдагы елларга финанс - хуҗалык эшчәнлегенә ревизия билгеләнде.