21 декабрьдә Чистай муниципаль районы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә: күрү мөмкинлеге 1-2 км га кадәр начарая барган буран; - тизлеге 15-18 м/с кадәр булган көчле җил (Казанда-15 м/с кадәр); бозлавык; төнлә һәм иртән томан; - юлларда көчле бозлавык.
Аязучан болытлы һава. Бераз кар, юеш кар. Кайбер районнарда буран, бозлавык, төнлә һәм иртән томан. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, урыны белән 15-18 м/с тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -5..-8˚. Көндез максималь температура -1..-3˚. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.