22 декабрьдә Чистай муниципаль районы территориясендә урыны белән:
- бозлавык, буран, күрү мөмкинлеге 1-2 км га кадәр начарая;
- тизлеге 15 м/с ка кадәр җиткән көчле җил;
төнлә һәм иртән томан;
- юлларда кар боткасы, көчле бозлавык.
2025 елның 21 декабрендә 18 сәгатьтән 22 декабрендә 18 сәгатькә кадәр көтелә:
Болытлы. Кечкенә һәм уртача кар, юеш кар.
Кайбер районнарда буран, бозлавык, төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 м, урыны белән тизлеге 15 м/с ка кадәр җитә.
Төнлә минималь температура һәм көндез максималь температура -2..-5˚.
Юлларда кар боткасы, бозлавык, урыны белән көчле.