Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинградны блокададан азат итү һәм Холокост корбаннарын искә алу көне кысаларында, 25-27 гыйнварда белгечләр Ирина Баранова, Людмила Җамалетдинова, Людмила Накарякова мемориаль-агарту чаралары үткәрделәр.
“Холокост вакытында хатын-кызлар” батырлык дәресендә катнашучыларга массакүләм юк итү вакытында яһүдләрне коткарган хатын-кызлар тарихы турында фотосурәтләр, истәлекләр материаллары тәкъдим ителде.
«Дошманны җиңәргә безгә җыр ярдәм итте, ә батырлык җырын монда һәркем язды» дигән музыка сәгате фронт җырларын яратучыларны җыйды. “Катюша”, “Огонек”, “Темная ночь” хәрби җырлары яңгырады, “Сугышка картлар гына бара” фильмының фрагментлары турында фикер алышынды.
27 гыйнварда Холокост һәм Ленинград блокадасыннан зыян күргән кешеләр язмышы турында видеоматериал карау белән тарихи белешмәне тәкъдир итү булды. Чарада катнашучылар Холокост һәм Ленинград блокадасы корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.