Кичә Булдырь авыл җирлегендә халык җыены булып узды.
Авыл халкы белән Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов очрашты.
Очрашу барышында ул муниципаль районда алып барыла торган эш турында сөйләде. Шулай ук ул узган елга йомгак ясады һәм 2022 елга планнар турында сөйләде.
Халыктан район һәм авыл җирлеге җитәкчелегенә башкарылган эшләр турында рәхмәт сүзләре килде. Шуның белән бергә, Булдырь авылында яшәүчеләрнең өй интернетын үткәрү һәм урам су алу колонкасының эшкә яраклылыгын торгызу турында теләкләре кабул ителде.
Соңыннан, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм җирлек территориясен төзекләндерүдә күрсәтелгән ярдәм өчен, җирлек халкы Чистай муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.