Чистай РҮХ командасы «Наше время – Безнең заман»фестиваленең суперфиналында икенче урынга лаек булды

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

Чыгышлар нәтиҗәләре буенча Чистай РҮХ хезмәткәрләре «Дан минуты» номинациясендә беренче урынны, «Хореография»номинациясендә икенче урынны яуладылар.

Казанда «Наше время-Безнең заман»IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең йомгаклау гала – концерты узды. Чистай РҮХнең яшьләр советы командасы янә иң яхшылар арасында булды.

Фестиваль хәрәкәтенең финал турлары Казанда 13-14 ноябрьдә узды. Конкурста катнашучылар «Хореография», «Музыка», «Дан минуты» һәм «Визитка-презентация»номинацияләрендә үз номерларын тәкъдим иттеләр.

Һәр номинациядә чистайлылар үз иҗатларын күрсәттеләр. Оешманың матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чыгышлар нәтиҗәләре буенча Чистай РҮХ хезмәткәрләре «Дан минуты» номинациясендә беренче урынны һәм «Хореография»номинациясендә икенче урынны яуладылар. Бу аларга «Наше время – Безнең заман»фестиваленең суперфиналында икенче гомумкоманда урынын алырга мөмкинлек бирде.

Чистай РҮХнең иҗат коллективын истәлекле дипломнар һәм кубок белән бүләкләделәр. Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән командада катнашучыларга диплом һәм бүләк сертификаты тапшырылды.

Шулай ук Чистай РҮХ хезмәткәрләре ТР Профсоюзлар Федерациясеннән 10 000 мең сумлык акчалата сертификатка ия булдылар.

Чистайлыларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә яңа уңышлар һәм якты җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International