Чистай муниципаль районында Хокукый ярдәм күрсәтү буенча махсуслаштырылган чаралар узачак.
Чара 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган һәм Ватанны саклаучыларга һәрьяклап ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Үткәрү датасы һәм вакыты: 2026 елның 5 мае 14:00 сәгатьтә.
Үткәрү урыны: Чистай шәһәре, К.Маркс ур., 35 йорт («ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге»ДКУ бинасы).
Чара кысаларында ярдәм алу хокукына ия гражданнар категорияләре:
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннары.;
сугышчан хәрәкәтләр ветераннары һәм инвалидлары;
махсус хәрби операциядә катнашучылар;
югарыда күрсәтелгән категорияләрдәге гражданнарның гаилә әгъзалары.
Ярдәм форматы:
Квалификацияле белгечләр хокукый консультацияләр бирәчәк һәм хокукый характердагы документлар (гаризалар, үтенечнамәләр, шикаятьләр һәм башка мөрәҗәгатьләр) төзүдә ярдәм итәчәк.
Чарада федераль һәм республика башкарма хакимият органнары вәкилләре, «Ватанны саклаучылар» СВО катнашучыларына ярдәм итү дәүләт фонды белгечләре, социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасы адвокатлары һәм нотариусларының һөнәри бергәлеге вәкилләре катнашуы планлаштырыла.
Әлеге чаралар дәүләт мәнфәгатьләрен яклауда батырлык күрсәткән гражданнарның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен тәэмин итү максатларында үткәрелә һәм барлыкка килә торган юридик мәсьәләләрне оператив хәл итүгә юнәлдерелгән.