ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2019 ел
сишәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге тарафыннан 15 мартта Ел саен билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне алдыннан кулланучылар хокукларын яклау буенча кайнар линия эше оештырылды.

8 март көнне "Чистай " үзәгендә аншлаг белән "Ах, нинди хатын-кыз!" дигән бәйрәм концерты узды.


11
март, 2019 ел
дүшәмбе

11нче мартта Чистай муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов районда ат үрчетүне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

2019 елның 11-22 мартында Чистай муниципаль районы территориясендә «Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит»Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясе уза. Акциянең максаты-наркотик чараларның, психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы тору, наркотиклар һәм наркопритоннарны сату нокталарын бетерү, шулай ук наркоманиягә каршы профилактика, наркотикларга бәйле кешеләрне дәвалау һәм реабилитацияләү өлкәсендә чаралар үткәрү.

Чистай муниципаль районы башкарма комитетының «Чистай муниципаль районында социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга муниципаль ярдәм күрсәтү буенча конкурс үткәрү турында» гы карары нигезендә түбәндәге өстенлекле юнәлешләр буенча конкурс игълан итә:

1. Өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү;

2.Инвалидларны һәм аларның гаиләләрен социаль җайлаштыру, инвалидларны эш урыннарына урнаштыру, адаптацияләү һәм беркетүгә ярдәм итү, шул исәптән белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар;

3. Ватанпәрвәрлек һәм туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 11 март кичен, 12 мартта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчле җил, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк томан.

"АиФ-Казан» редакциясендә торак һәм бакча йортларын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча туры линия узды. Укучылар сорауларына Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева җавап бирде.

2019 елның 27 мартында Чистай шәһәрендә Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итәчәк. Кабул итү Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчелеге белән берлектә узачак.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының Идарә кадрлары резервына өстәмә туплану игълан ителде (Татарстан Республикасы Президентының кадрлар резервы). Конкурста катнашу өчен кандидатлар сыйфатында идарә эшчәнлеге стажы 3 елдан да ким булмаган затлар катнаша ала (Татарстан Республикасы Президентының 2014 елның 6 октябрендәге ПУ-968 номерлы Указы).

Чистай муниципаль районы территориясендә 10 мартта гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм балык саклау инспекторлары белән берлектә " Кар чанасы-2019»операциясе кысаларында профилактик рейд оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International