Бүген тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Татьяна Федор кызы Новиковага 90 яшь тулды. Аны юбилее белән Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов котлады.
2019 елның 17 декабрендә 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Россия Тикшерү комитетының Чистай районара тикшерү бүлеге бинасында түбәндәге адрес буенча: Чистай шәһәре, К. Маркс ур., 4 йорт 87се Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Чистай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция майоры Сергей Николаевич Карасев хокук саклау органнары, ятроген җинаятьләр, хезмәт хакын түләмәү һәм Тикшерү идарәсе органнары компетенциясенә караган башка мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итәчәк.
Чистай «Юлдаш «өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе көн саен кунакларны каршы ала. Барысы да интернат-йортта яшәүчеләргә чын күңелдән ярдәм итәргә, кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтергә тырышалар.
Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның 11 декабрендә төнлә һәм көндез урыны белән көчле бозлавык көтелә.
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды сезне эшкуарлар өчен финанс грамоталылыгы буенча бушлай мастер-класста катнашырга чакыра.
Узган дүшәмбе көнне Чистай районы администрациясендә «Бергәләп коррупциягә каршы – 2019» муниципаль конкурсында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны хөрмәтләү тантанасы булды, аны Чистай шәһәре Башкарма комитеты, психологик-педагогик үзәк, мәдәният бүлеге һәм балалар сәнгать мәктәбе оештырды.
Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов шәхсән Алексей Михайлович Кораблевны Ватан Геройлары көне белән котлады.
Бүген «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов үзенең туган көнен билгеләп үтә. Район башлыгы Дмитрий Иванов аны шәхсән үзе котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Бу хакта, шулай ук электр энергиясе бәясенә йогынты ясый торган факторлар турында Чистай муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты бүлекләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары территориаль бүлекчәләре җитәкчеләренең атналык планеркасында «Татэнергосбыт» предприятиесенең Чистай филиалы начальнигы Марат Идрисов сөйләде.
Регионара сыйфат һәм инновацияләр үзәге 2019 елның 28 октябреннән 2020 елның 15 маена кадәр «РФнең иң яхшы җитәкчеләре. Бөтенроссия танылуы».