Бүген тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Татьяна Федор кызы Новиковага 90 яшь тулды. Аны юбилее белән Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов котлады.
Кунак юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Ивановның котлау хатын тапшырды, тыл хезмәтчәненә иң изге теләкләрен - нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс тормыш энергиясе теләде һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Татьяна Федоровна Константин Валентиновичка үзенең тормыш юлы турында сөйләде. 40 ел хезмәт стажы эчендә бер генә урын - Чистай телеграфы булган хезмәт кенәгәсен бергәләп карыйлар. "Мин анда 16 яшьтән пенсиягә кадәр эшләдем, һәрвакыт Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләндем», - дип хатирәләре белән уртаклашты ул, аннары игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.