Россия Федерациясе Герое Алексей Кораблев район башлыгы белән очрашты

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов шәхсән Алексей Михайлович Кораблевны Ватан Геройлары көне белән котлады.

2019 елның 9 декабрендә Россиядә 12 тапкыр Ватан Геройлары көнен билгеләп үттеләр. Дәүләт Думасының инкыйлабка кадәр бәйрәм – Георгий кавалеры көнен торгызу турындагы карары нигезендә, бу көнне Россия империясендә Изге Георгий Победоносец ордены булдырыла.

Чираттагы тапкыр Дмитрий Иванов һәм Алексей Кораблев чәй табыны артында узган бәйрәм һәм вакыйгалардан алган хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, бер-берсеннән якын киләчәккә планнар турында сораштылар. Очрашуда шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова да катнашты. ​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International