"Лидер" спорт мәктәбе командасы мас-рестлинг буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә чемпион булды
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Масленица 2020 " узды
2020 нче елның 1 нче мартында Гаделша авыл җирлеге башлыгы Нуретдинов И. А. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медальләрен тапшырды
Комиссия көн тәртибендә беренче мәсьәлә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы мәгариф учреждениеләре җитәкчеләреннән 2020 елның гыйнвар-февраль айларында килгән хәбәрнамәләрне карау булды. Комиссия әгъзаларын вазыйфаи бурычларны үтәгәндә мәнфәгатьләр каршылыгына китерә яки китерә ала торган шәхси кызыксынучанлык барлыкка килү турында килгән хәбәрнамәләр белән таныштырдылар. Чираттагы мәсьәлә Чистай муниципаль районы мәгариф оешмалары җитәкчеләренең керемнәре турында белешмәләр бирү турындагы законнарны бозуларны бетерү булды. Тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде: мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмас өчен, хезмәт мөнәсәбәтләрен өзәргә киңәш иттеләр. алга таба якын туганнарын эшкә урнаштыру белән бәйле хәлләргә юл куймаска кирәк. Барлык учреждение җитәкчеләрен комиссия беркетмәсе белән таныштыру, аларга керемнәр турында мәгълүматларны тутырганда еш бирелә торган хаталар турында искәртү.
24 февральдән май чабу атнасы башланды. Билгеле булганча, Масленица славян халыкларының борынгыдан ук яраткан язгы бәйрәмнәренең берсе. Кышны озату, язны каршы алу бәйрәмен бу халыклар элек-электән зурлап бәйрәм иткән.Әлеге бәйрәм христиан халкының олы постлары башланыр алдыннан да билгеләп үтелүе белән күркәм булып тора. Бәйрәм атна буе дәвам итә һәм аның соңгы көне аеруча зурлана. “Юлдаш” интернат-йортында төрле милләт вәкилләре тату яши. Аларның бәйрәмнәре дә уртак.
2020 елның 28 февралендә «Татарстан Республикасы ДОСААФ Чистай ТШ " ЮҺБ базасында җиңел броньлауның (МТ-ЛБ) 843 күп функцияле йөк машинасы йөртүчесе-механикларны әзерләү программасы буенча квалификация имтиханы уздырылды. Имтиханны 32 нче уку төркеме курсантлары тапшырды. Имтиханны Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инспекторы Дудин С.М. кабул итте. Имтихан тапшырмаганнарга 7 көннән соң яңадан тапшырырга тәкъдим ителә.
С.М. Дудин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарындагы территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта республикада талпан вируслы энцефалитын (алга таба - КВЭ), иксодлы талпан боррелиозларын, кеше гранулоцитар анаплазмозын (алга таба - ГАЧ), кеше моноцитар эрлихиозын (алга таба - МЭЧ) таратучы талпаннарны активлаштыруга ярдәм итә торган уңай климат шартлары бар.
Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы хәбәр итә: 2020 елның 3 мартында 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр ТР, Чистай шәһәре, Бебель урамы, 129 нчы кабинет адресы буенча, 5 нче кабинетта ата-аналары алимент түләүдән качкан балигъ булмаган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан гражданнарны кабул итү оештырылачак.
2020 елның 2 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле бозлавык көтелә.
28 февраль көнне "Мәдәни - ял итү үзәгендә" Чистай муниципаль районында керәшен мәдәнияте айлыгының йомгаклау чарасы узды. Тамашачылар Татарстан Республикасы керәшеннәренең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле куелышында "Григорий кияүләре" музыкаль спектаклен карадылар." (ансамбльнең директоры-Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Артур Поляков, сәнгать җитәкчесе-Татарстан Республикасының атказанган артисты Эльмира Кашапова.