2020 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе каршындагы Коррупциягә каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Комиссия көн тәртибендә беренче мәсьәлә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы мәгариф учреждениеләре җитәкчеләреннән 2020 елның гыйнвар-февраль айларында килгән хәбәрнамәләрне карау булды. Комиссия әгъзаларын вазыйфаи бурычларны үтәгәндә мәнфәгатьләр каршылыгына китерә яки китерә ала торган шәхси кызыксынучанлык барлыкка килү турында килгән хәбәрнамәләр белән таныштырдылар. Чираттагы мәсьәлә Чистай муниципаль районы мәгариф оешмалары җитәкчеләренең керемнәре турында белешмәләр бирү турындагы законнарны бозуларны бетерү булды. Тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде: мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмас өчен, хезмәт мөнәсәбәтләрен өзәргә киңәш иттеләр. алга таба якын туганнарын эшкә урнаштыру белән бәйле хәлләргә юл куймаска кирәк. Барлык учреждение җитәкчеләрен комиссия беркетмәсе белән таныштыру, аларга керемнәр турында мәгълүматларны тутырганда еш бирелә торган хаталар турында искәртү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International