Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Масленица 2020 " узды

2020 елның 3 марты, сишәмбе

«Юлдаш» Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Май чабу - Масленица 2020» бәйрәме гөрләп узды.

24 февральдән май чабу атнасы башланды. Билгеле булганча, Масленица славян халыкларының борынгыдан ук яраткан язгы бәйрәмнәренең берсе. Кышны озату, язны каршы алу бәйрәмен бу халыклар элек-электән зурлап бәйрәм иткән.Әлеге бәйрәм христиан халкының олы постлары башланыр алдыннан да билгеләп үтелүе белән күркәм булып тора. Бәйрәм атна буе дәвам итә һәм аның соңгы көне аеруча зурлана. “Юлдаш” интернат-йортында төрле милләт вәкилләре тату яши. Аларның бәйрәмнәре дә уртак. 

28 февраль көнне дә нинди милләт кешесе булуына карамастан,  интернат-йортта тәрбияләнүчеләр шау-гөр килеп бәйрәм итте. Интернат-йорт  хезмәткәрләре оештырган Масленица бәйрәме бик тә кызыклы, җанлы итеп узды. Учреждение белгечләре Елена Малолеткова, Людмила Җамалетдинова, Анна Михеева, Марина Гыйльметдинова, Рәшит Вәлиев, Альбина Сираева театральләштерелгән тамаша, рус халык уеннары, әйлән-бәйлән уеннары, күңелле җырлар белән бәйрәм фольклор программасы оештырдылар. Чарада кышны озатуның тарихы, гореф-гадәтләре белән танышырга мөмкин иде. Бәйрәмдә интернат-йортта тәрбияләнүчеләр рәхәтләнеп күңел ачтылар: әйлән-бәйлән уйнадылар, рус халык җырларын җырладылар, халык уеннары уйнадылар, конкурсларда катнаштылар. Салкын буранлы кышны озатып, назлы кояшлы язны каршы алдылар. Коймак исә язгы кояш символын гәүдәләндерә, шунлыктан бар халык коймак белән сыйланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International