ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 19 июлендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., 61) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе (Татарстан) гражданнарны кабул итә.

Бәйрәм программасы Чистай мөхтәсибәте тарафыннан оештырылды.

Шимбә көнне, 16 июльдә 10:00 сәгатьтә Чистай районы Бәхтә авылында керәшеннәрнең «Питрау» бәйрәме узачак.


11
июль, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 12 июлендә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә секундына 15-20 метрлы кыска вакытлы җил көчәюе, көндез локаль боз булуы көтелә.

Чистайда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде.


9
июль, 2022 ел
шимбә

Шәһәр һәм район мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлыйбыз!

Әлеге бәйрәм изге җирләргә хаҗ гамәле төгәлләнүен белдереп, бар дөнья мөселманнары арасында аерым урын алып тора. Мөселманнар өчен ул мәрхәмәтлелек һәм тынычлык, мөнәсәбәтләрне ныгыту, иманлы, юмарт, мәрхәмәтле булырга, бакыйлыкка күчкәннәрне истә тотарга, янәшәдәгеләрбезнең кадерен белергә, яратырга кирәклеген символлаштыру билгесе дә булып тора

Безнең район мөселманнары җәмәгать тормышында актив катнаша, агарту эшчәнлеген үстерүгә, үсеп килүче яшь буынны әхлакый тәрбияләүгә, безнең күпмилләтле республикабызда яшәүче халыклар арасында тынычлыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга зур тырышлык куя.

Кешеләрне изге уйларда, яхшы гамәлләрдә берләштерүче әлеге бәйрәмдә барыгызга да ныклы сәламәтлек, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, иминлектә, тынычлыкта гомер итүегезне телим. Корбан бәйрәме һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык-куанычлар, яхшы хәбәрләр генә алып килсен!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы


8
июль, 2022 ел
җомга

2022 елның 9 июлендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгыр, көньяк-көнчыгыш җиленең кыска вакытлы көчәюе 17-22 м/с, локаль боз көтелә.


7
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 8 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көньяк-көнчыгыш җиленең кыска вакытлы көчәюе 15-20 м/с ка кадәр булыр дип көтелә.

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан 258 туу турында таныклык тапшырылды. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 12гә кимрәк. Ул вакытта 270 туу турында таныклык бирелде.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе бизнес вәкилләрен электрон документ әйләнеше – хезмәттәшлекнең заманча һәм ышанычлы ысулы-күчәргә чакыра. Бүген электрон документ әйләнеше тагын да үтемлерәк булды, чөнки хәзер квалификацияле электрон имза (КЭП) теләсә кайсы салым органында бушлай алырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International