Бәйрәм программасы Чистай мөхтәсибәте тарафыннан оештырылды.
Бүген “Татнефть-Олимп” стадионы территориясендә Корбан бәйрәменә багышланган гаилә бәйрәме узды.
Бәйрәм кунаклары өчен кызыклы һәм бай программа әзерләнгән иде. Ишектән кергәндә барысын да милли киемнән йөрүчеләр каршы алды. Барлык эшләүчеләр "тере скульптуралар" белән фотога төшәргә мөмкин иде.
Стадион территориясендә төрле локацияләр эшләде. Теләүчеләр үзләренең иске уенчыкларын яңаларына алыштыра, төрле конкурсларда, мастер-классларда, бию флешмобларында катнаша алды.
Чарада катнашучыларны Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов сәламләде. Алар барысын да Корбан бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен юлладылар.
Чистайлылар өчен чын бүләк джампер-шоу булды, ул безнең шәһәрдә беренче тапкыр узды. Бәйрәм тәмамлангач, кунакларны конфеттидан яңгыр көтә иде.